news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полилингваль белем бирү мәктәбендә кайсы фәннәр татарча укытылачагы билгеле булды

Айдар Шәмсетдинов ата-аналарда татар теле белән кызыксыну уяту буенча чаралар үткәрелүен әйтте.

Полилингваль белем бирү мәктәбендә кайсы фәннәр татарча укытылачагы билгеле булды
Владимир Васильев

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның полилингваль белем бирү системасы оештыралачак 165нче мәктәбендә аерым предметлар татар телендә укытылачак. Бу хакта журналистларга Хөкүмәт йортында брифингта мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов әйтте.

“Татар теленә зур урын биреләчәк. Башлангыч мәктәптә ул укыту теле булачак, төп мәктәптә 9 сыйныфларда тарих, җәмгыять белеме, табигать белеме дәресләре татар телендә булачак. Иҗтимагый-сәяси лексиканы булдыру өчен, шушы дәресләрне татар телендә укытырбыз дип уйлыйм”, - диде.

Аның сүзләренчә, өченче сыйныфтан сынлы сәнгать, технология дәресләре чит телдә укытылыр дип ниятләнә. 7 сыйныфтан математика, география һәм биология чит телдә укытылачак. “Фәнни юнәлештә инглизчә укыту көтелә, чөнки 90 процент фәнни эзләнүләр шушы телдә. Яшерен-батырын түгел, бу юнәлештә рус теле әһәмияте дә кими бара”, - диде Айдар Шәмсетдинов.

“Мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәтүгә карамастан, туган телләргә дә сакчыл караш яши”, - диде ул. 1800 баланың 500е генә татар милләтеннән. Бу мәктәпнең каршысында гына 155 нче татар гимназиясе булуы белән дә бәйле. “Моңа карамастан, ата-аналарның, шул исәптән рус теллеләрнеке дә татар теленә кызыксынуы зур”, - диде директор.

Ул мәктәпнең төрле чаралар аркылы татар теленә мәхәббәт уятуын, күп тырышуын әйтте. Моннан тыш, мәктәптә 17 диаспора вәкилләре бар.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев укыту процессында бер тел дә кимсетелмәячәген әйтте. Беренче этапта республикада Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә 6 полилингваль комплекс төзү ниятләнә. Казанда ул 165 нче мәктәп һәм 21 нче торак комплексында 178 нче мәктәп базасында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100