news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полиграфчы Минзат Ибәтуллинның хезмәт юбилее
Төмән татар китап нәшрияте җитәкчесе Минзат Ибәтуллин полиграфия өлкәсендә эшләвенә 30 ел тулу уңаеннан хезмәт юбилеен билгеләп үтте
Скопировать ссылку
(Төмән, 15 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән татар китап нәшрияте җитәкчесе Минзат Ибәтуллин полиграфия өлкәсендә эшләвенә 30 ел тулу уңаеннан хезмәт юбилеен билгеләп үтте.
“Мин үземне полиграфиядән башка эштә күз алдыма да китерә алмыйм”, - дигән сүзләре аның бу эшкә 50 яшьлек гомеренең 30 елын багышлавын гына түгел, аны яратып башкаруын, бу эш аның яшәү мәгънәсенә әверелүен дә күрсәтә.
Нәсел тамырлары әтисе ягыннан Башкортстанның Бүздәк районыннан, ә әнисе ягыннан Апас якларыннан килгән Минзат 1959 нчы елның 27 нче августында Төмән шәһәрендә туып-үсә, урта белемне шәһәрнең 37 нче мкәтәбендә ала. Рус мәктәбендә белем алып, шәһәрдә тәрбияләнеп үскән Минзатның татар дөньясына җаны-тәне белән береккән булуы, барлык көчен һәм сәләтен татар китабын булдыруга багышлавы гаиләсендә алган тәрбиясеннән килә.
Әбиле, бабайлы гаиләдә аның теле ана теле белән ачыла, әбисе аңа туган телдә әкиятләр сөйли, күңеленә үгет-нәсихәтен сеңдерә, бабасы белән бергә ул Казан радиосын тыңлап, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Нур Баян, Мирсәй Әмир әсәрләрен укып үсә. Кечкенәдән алган милли тәрбия аның язмышын татар китабы белән бәйли.
Армия хезмәтен үтәп кайткач, ул бабасының туган якларында -Башкорстанда район типографиясендә эшләп ала, Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетын тәмамлый, полиграфистлык һөнәрен Ленинград полиграфия институтында ала, аны 1984 нче елда тәмамлап, Төмәнгә полиграфия хезмәтенә кайта.
Илдә демократик үзгәрешләр аның өчен татар матбугатына юллар ача. 1989 нчы елда ул Тубыл шәһәрендә иганәчеләр ярдәмендә “Өмет” газетасын оештырып җибәрә, тик аның ике саны гына чыгып кала. Шуннан соң ул, Төмәнгә кайтып, 1995 нче елның 15 нче июнендә “Ургыл” исемендәге китап нәшриятенә нигез сала, шул ук исемдәге газетаның берничә санын чыгара, 2001 нче елда бу оешма “Төмән өлкә татар китап нәшрияте” булып рәсми теркәлә.
Шушы еллар аралыгында Минзат Ибәтуллин оештырып җитәкләгән китап нәшрияте төрле күләмле 85 китап әзерләп бастырып чыгарды. Алар арасында төбәк каләм тибрәтүчләрнең әсәрләреннән торган, күренекле шәхесләребез тормышына һәм иҗатына багышланган, җирле композиторларның җырлар җыентыкларыннан торган китаплар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен методик ярдәмлекләр бар, брошюра күләмендәгеләре дә бар.
Чыгарасы китапларының сыйфатын яхшырту өстендә даими эш алып бара Минзат, китапларны иллюстрацияләр, фотографияләр белән бизәп баетуга зур әһәмият бирә. Нәшрияттә Минзатның үзе белән өч хезмәткәр генә эшли, ә Минзат үзе директор да, баш мөхәррир дә, корректорга, җыючыга да булыша, идарә органнары, типографияләр, төрле оешмалар, китап авторлары белән килешү-сөйләшүләрне дә үзе алып бара.
Ирешелгән уңышларда гына тукталып калырга уйламый ул, алга таба гамәлгә ашырылачак иҗат планнары зурдан аның. Нәшрият планында киң тематика күрсәтелгән: балалар һәм яшүсмерләр өчен, фән һәм техникага, иҗтимагый темаларга кагылган, мәдәниятка, сәнгатькә багышланган китаплар, фольклор әсәрләре, нәфис һәм фәнни әдәбият, методологик белешмәләр, Россия халыклары телләрендә һәм башка темаларны эченә алган әдәбият.
Минзат Ибәтуллин өлкәнең көньягы кысаларында гына алып бармый эшен, Сургут, Нефтеюган, Лянтор, Урай һәм төньяктагы башка төбәкләр белән дә тыгыз элемтәдә тора, ул якларда яшәп иҗат итүче язучылар, композиторларның иҗатларын дөньяга чыгарырга тырыша.
Яңадан-яңа проектлар төзи Минзат Ибәтуллин һәм аларны гамәлгә ашыру өчен шактый зур коллектив башкарырлк эшләрне берүзе башкара. Хөкүмәт карамагында булмаган китап нәшриятен үз җилкәсендә тотып эшләтергә бу эшне бик яраткан, аңа җаны-тәне белән бирелгән, күп эшне түләүсез башкара торган эчкерсез, сабыр-түземле Минзат Ибәтуллин гына сәләтле, дигән фикер яши якташларыбыз арасында.
Полиграфиядә 30 еллык хезмәте хөрмәтенә төрле яклардан бик күп котлаулар кабул итте Төмән татар китап нәшрияте җитәкчесе Минзат Ибәтуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2