news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиглот Алексей Арзамазов татар телен өйрәнүнең заманча алымнары белән таныштырды

15 апрель көнне Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицеенда «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» семинарлар циклының чираттагы чарасы узды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән уздырылды. Анда шәһәрнең татар теле укытучылары – барлыгы 600гә якын кеше катнашты.

Семинарда спикер буларак филолог, тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы, П.Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире, 27 китап, 170тән артык фәнни хезмәт һәм татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясады.

Ул 3 ел элек Түбән Новгород шәһәреннән Казанга күчеп килгән. Ярты ел эчендә үзлегеннән татар телен өйрәнгән һәм татар телен өйрәтүнең авторлык методикасын төзегән.

«Танышларым арасында татар телен өйрәнү бик кыен диючеләр бар. Безнең вакыт, көч, сәләт юк диләр. Бу бик ялгыш фикер дип саныйм, чөнки теләге булган һәркем татар телен өйрәнә, татарча сөйләшә ала. Мин хәзер дусларыма, танышларыма татар теле – яраткан телләремнең берсе дип сөйлим.», – дип сөйләде Алексей Арзамазов.

«Үзара тәҗрибә уртаклашу бик кирәк һәм файдалы. Безнең барыбыз өчен дә татар теле туган тел булып тора. Татар телен өйрәнүгә читтән карый алмыйбыз, һәм татар телен белмәгән балалар нинди авырлыклар белән очрашканнарын кайчакта күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа күрә читтән бер караш кирәк. Бүгенге семинар файдалы булыр дип ышанып калабыз», – диде Казан шәһәре Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, бу елның беренче семинары 25 гыйнвар көнне узган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре, методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров сөйләде. Киләсе чара сентябрь аенда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100