Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полиция хезмәткәрләре Татарстанның Саба районында массакүләм сугышу сәбәпләрен ачыклый
Полиция хезмәткәрләре Татарстанның Саба районы бистәләренең берсендә булган массакүләм сугышу сәбәпләрен ачыклый.
«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сугышу турындагы хәбәр 2 гыйнварда килгән. Якынча мәгълүматлар буенча, 6 ир-ат арасында конфликт килеп чыга һәм алар сугыша башлый.
«Медицина учреждениеләренә зыян күрүчеләр турында хәбәр ителмәде. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомство матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз