Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полиция хезмәткәрләре Казанда машиналарга аткан вандалларны эзли
Казанда Карбышев урамында машинага пневматик коралдан аткан вандаллар турында социаль челтәрләрдә яздылар. Алар сүзләренчә, хулиганнар шулай ук башка автомобильнең капотын изгән, ә өченчесенең тәгәрмәчләрен беркетүче болтларын бөкләгәннәр. Машина хуҗалары полициягә гариза биргәннәр инде.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, гаризалар биргәннән соң тикшерү башланган. Хәзерге вакытта вандалларның шәхесләре ачыклана.
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», - диделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз