news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция хезмәткәрләре Казанда күпкатлы йорт ишегалдында аткан ир-атны эзли

Казанда полиция хезмәткәрләре Имәнлек урамындагы йортларның берсенең ишегалдында коралга охшаган предметтан аткан ир-атны эзли. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Полиция хезмәткәрләре видеоязманы тикшерә һәм фаҗигага катнашы булган кешенең шәхесен билгели», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

UPD (10.42). Атуларның коралдан булуы ачыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot