news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция хезмәткәрләре Finiko пирамидасының тагын алты җитәкчесен тоткарлады

Полиция хезмәткәрләре Росгвардия белән бергә кичә Finiko финанс пирамидасының тагын алты җитәкчесен һәм актив катнашучыларын тоткарлады. Тиздән аларга җәза билгеләнергә тиеш.

Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, Finiko эшчәнлегеннән 5 миллиард сумнан артык зыян килгән. Бу эшкә Россиядән генә түгел, ә Европа илләреннән һәм Америкадан зыян күрүчеләр язган 5 меңнән артык гариза өстәлгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мәскәүнең Тверь суды Finiko пирамидасына нигез салучы Кирилл Доронинның сак астында булу вакытын озайткан, Ә Мещанский суды пирамиданың ике актив вәкиленең милкенә арест салган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot