news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Татарстанда зур партиядә ялган алкоголь һәм тәмәке тапкан

Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фальсификация билгеләре булган алкоголь һәм тәмәке продукциясен алганнар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Полиция хезмәткәрләре Чаллыда яшәүче өч кешенең фальсификацияләнгән алкогольне һәм тәмәкене автошәһәр һәм Казан сәүдә нокталарына күпләп ташуларын ачыклаган.

Таратучы зур күләмдә продукция төяп, Казан юнәлешендә киткән, ләкин оперативниклар тарафыннан тоткарланган. Җиңел машинаны карау нәтиҗәсендә 500 литр контрафакт алкоголь табылган. Шулай ук полицейскийлар контрафакт сакланган гараж ачкычын тапкан.

Гаражда полиция хезмәткәрләре 13 мең флакон алкоголь маркасы булмаган һәм төрле исемдәге тәмәке продукциясенең 409 блогын тапкан һәм алган.

Шуннан соң оперативниклар кибетләрнең берсендә тикшерү сатып алулары уздырган. Нәтиҗәдә фальсификация билгеләре булган 46,2 литр алкоголь табылган һәм алынган.

Оперативниклар барлыгы 1880,2 литр алкоголь һәм 4090 кап маркасы булмаган тәмәке продукциясе алган. Барлык алынган продукция экспертизага җибәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot