Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полиция «Корстон»да сак хезмәткәре белән яшүсмер арасындагы низагтан соң тикшерү башлады
Кайбер телеграм-каналларда Яшьләр көнендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында яшүсмерләр өчен чара оештырылуы, анда бик күп кеше җыелуы, шуның аркасында этеш-төртеш башлануы турында хәбәрләр чыкты. Шаһитлар әйтүенчә, сак хезмәткәрләре физик көч кулланырга мәҗбүр булган. Яшүсмер белән сак хезмәткәре арасындагы низагны видеога төшереп алганнар.
Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге хәл буенча тикшерү оештырылган. Шул ук вакытта ведомствода искәртүләренчә, полициягә гаризалар килмәгән, низагта катнашучылар табибларга мөрәҗәгать итмәгән.
«Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз