Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полиция Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәге парковкасында сугышучыларны эзли
Бүген социаль челтәрләрдә егетләр төркеме сугышкан видеоязма таралды. Кулланучылар билгеләп үткәнчә, ир-егетләр арасындагы низаг «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәге парковкасы территориясендә килеп чыккан.
«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре сугышуда катнашучыларны ачыклый. Әлеге факт буенча тикшерү башланды.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәләре нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип билгеләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз