news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Казанның Габишев урамында бер йорт янында үсмерне кыйнаган егетләрне эзли

Казанның Габишев урамындагы бер йорт янында берничә егет яшүсмерне кыйнаган. Социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, аны юл уртасында ук типкәли башлаганнар. Үсмергә шул тирәдән үтеп барган автомобильнең пассажиры ярдәм иткән, ул, машинадан чыгып, һөҗүм итүчеләрне куып тараткан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бу хәлнең шаһиты булган бер кеше полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзер хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. «Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot