Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полиция Казандагы йорт ишегалдында яшь егетне үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаган
Казанның Гагарин урамындагы торак йортларның берсендә үтерү җинаяте кылынган. Бу хакта «Татар-информ»га Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иттеләр.
Хокук саклаучылар ачыклаганча, 28 яшьлек ир-ат пычак җәрәхәтләре алган. Үтерүдә шикләнелү буенча элек берничә тапкыр хөкем ителгән 37 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Гаебен ул тулысынча таныган.
Ир-атлар арасында конфликт булганлыгы ачыкланган. Ачуланышу вакытында оппонентларның олысы кечесенә берничә тапкыр пычак белән кадаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, шикләнелүчене сак астына алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз