Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полиция Казанда «МЧС» торак комплексында күрше йортларның тәрәзәләренә аткан егетне эзли
Казанның «МЧС» торак комплексындагы йортларның берсендә яшәүче егет төнлә күрше йортларның тәрәзәләренә аткан. Торак комплекста яшәүчеләр, хафага бирелеп, күрше йортта урнашкан видеокүзәтү камераларыннан егетнең атканы күренгән видеоны алган һәм аны полициягә тапшырырга планлаштыра.
Элегрәк социаль челтәрләрдә таралган башка бер видеода, якынча, шул ук егет фатирның балкон тәрәзәсеннән чыга, аннары аңа кире менәргә ярдәм итәләр.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, егет пневматик пистолеттан аткан дип фаразлана.
«Әлеге факт нигезендә полиция хезмәткәрләре вакыйгага катнашы булган затның шәхесен билгеләүгә юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Тикшерү уздырыла. Аның нәтиҗәләре нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
«Татар-информ»га билгеле булганча, атыш нәтиҗәсендә тәрәзәләре ватылган фатирларда яшәүчеләр полициягә мөрәҗәгать итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз