news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Казанда мәет табылу һәм автоматлы ир-ат турындагы мәгълүматка ачыклык кертте

Бүген Казанның Нагорный бистәсендә яшәүчеләр чатында кулына корал тоткан ир-атның билгесез юнәлештә баруы һәм урманда мәет табылу турында мәгълүмат пәйда булды. Чатта утыручылар төрле уйдырмалар язган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, чыннан да, урман полосасында ир-ат мәете табылган. Ул ир-ат 2 майда ук өеннән чыгып киткән һәм югалган.

Ир-атка 48 яшь булган. Аның югалуы турында хәбәр иткән туганнары сүзләренчә, ул спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән, мәетне караганнан соң, көчләп үтерү билгеләре булмавы ачыкланган.

Корал тоткан ир-атка килгәндә, аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре туктаткан. Аның кулында уенчык автомат булган, диделәр ведомствода.

«Нагорный бистәсендә яшәүчеләр өчен борчылырлык урын юк», - диделәр полициядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot