news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция Казанда Корстон янындагы парковкада атыштан соң тикшерү үткәрә

Казанда полиция Корстон янындагы парковкада булган атыштан соң тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га ведомстводан хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә бер ир-ат үзен кыерсытучылар төркемен куып җибәрү өчен ут ачкан. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралды.

7 гыйнварда Вишневский полиция бүлегенә бу вакыйга турында хәбәр килә. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре сәүдә йорты парковкасында ир-атлар арасында конфликт килеп чыкканын, аның барышында ир-атларның берсе пистолетка охшаш әйбер алып, җиргә бер тапкыр атуын ачыклый.

Ир-атның үзе исеменә теркәлгән травматик корал кулланганы ачыкланган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100