news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Казанда бер төркем яшьләр бер егетне кыйнаганнан соң тикшерү үткәрә

Төнлә Казанның «Кояшлы шәһәр» торак комплексында сугышу очрагы булган. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бер төркем яшьләр бер егетне аңын югалтканчы кыйнаган.

Видеоязмада үтеп баручыларның аны аңына китерергә тырышуы күренә.

«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, полиция торак комплекстагы ишегалларының берсендә килеп чыккан низаг факты буенча тикшерү үткәрә.

«Социаль челтәрләрне мониторинглау барышында полиция хезмәткәрләре ир-атлар арасында сугышуга китергән низаг килеп чыккан видеога тап булды. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәсе нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot