news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Университет» тукталышын җимергән хулиганнарны эзлиләр

Социаль челтәрләрдә билгесез кешеләрнең Казан үзәгендәге тукталышны җимерүе турында хәбәр иттеләр. Шаһитлар әйтүенчә, тукталыш павильонының утыргычы зыян күргән һәм арткы стенасы ватылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә – әлеге хәлнең бөтен нечкәлекләре, шулай ук хулиганнарның шәхесләре ачыклана.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законнар нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», – диделәр полициядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot