news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус йөртүчене кыйнаган үсмерләрне полиция эзли

Казанда автобус йөртүчене кыйнаган үсмерләрне полиция эзли

Казанда ике үсмер пассажир автобусы йөртүчесен кыйнаган. Шәһәр интернет-берләшмәләренең берсендә шуның видеосы урнаштырылган. Гадәттән тыш хәл «Франт» сәүдә үзәге янында, «Чишмәле» тукталышында булган. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, низаг юл хакын түләмәү сәбәпле килеп чыккан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, «Азино-2» полиция бүлегендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Низагта катнашучыларның шәхесләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot