news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейскийлар мәктәп янында пычак белән йөргән исерек ир-атны тоткарлаган

Кичә кич полициягә башкаланың Юдино бистәсендәге бер мәктәп янында бер ир-ат пычак белән йөри дигән хәбәр алынган, диделәр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тәртип сакчылары уку йорты яныннан ике исерек ирнең баруын ачыклый. Шул вакытта алар арасында низаг чыга – ир-атлар сүгенә башлый. Шуннан соң аларның берсе пычак чыгарып, мәктәп стенасына бәргәли. Бу хәлнең шаһиты булган укытучы мәктәп сакчысына мөрәҗәгать итә, ә тегесе үз чиратында исерек ир-атларны куып чыгарырга тырыша. Ләкин ирләр сакчының үтенечен санга сукмый һәм конфликтны дәвам итә.

Сакчы полициягә шалтырата. Ир-атларның берсе тоткарлана. Ул Казанда яшәүче 34 яшьлек кеше була. Ир-ат бик нык исергәнлеген һәм беркемгә дә зыян китерергә җыенмаганлыгын аңлаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot