news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полицейскийлар Казанда кибет янында тапкан малайны әти-әнисенә кайтарганнар

Кичә Казанда социаль челтәрләрдә Карбышев урамындагы кибет янында табылган баланың фотосурәтен тараттылар. Фотода ачык төстәге куртка, җылы чалбар һәм трикотаж башлык кигән бала сурәтләнгән. Казан кешеләре: «Кызганыч, бала сөйләшми: ул шок хәлендәдер яки сөйләм проблемасы бардыр», дип, аның үзе турында бернәрсә дә әйтә алмавын язган.

«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кичә көндезге сәгать өченче яртыларда «Танкодром» полиция бүлегенә Латыш укчылары урамындагы йортның бер фатирыннан 6 яшьлек малай югалганлыгы турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, бала кулына эләккән беренче куртканы киеп, әти-әнисен кисәтмичә, урамга чыгып киткән. Соңрак нәкъ менә аны Карбышев урамындагы азык-төлек кибете янында тапканнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, баланың әти-әнисе чукрак-телсез, шундый гаиләндә тәрбияләнгәнгә күрә ул кайда яшәвен аңлатып бирә алмаган.

«Хәзерге вакытта ир баланың тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Гаилә улларын өйләренә кайтарган полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде», – дип сөйләделәр агентлыкка Казан полициясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100