Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полицейскийлар Казан янындагы торак комплекста хатын-кызга һөҗүм иткән ир-атны тоткан
Полиция хезмәткәрләре Көек авылындагы торак комплекс янында хатын-кызга һөҗүм иткән ир-атны тапкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтәбез, Татарстанның Питрәч районында булган әлеге хәл видеога эләккән. Ир-ат йодрыклары белән хатын-кызга ташланган, аны этеп җибәргән һәм хатын-кыз асфальтка барып төшкән.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен ачыклаган. Ул 37 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр. Тоткарланучыга карата вак хулиганлык турында административ беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Полиция хезмәткәрләре ир-атның башка гражданнарга карата да шундый җинаятьләр кылганмы-юкмы икәнлеген ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз