news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейскийлар Казан янында тукталыш павильонына аткан хулиганнарны тоткарлаган

Полицейскийлар Казан янында тукталыш павильонына аткан хулиганнарны тоткарлаган
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Полиция хезмәткәрләре 17 яшьлек ике егетне һәм 23 яшьлек кызны тоткарлаган. Алар Осиново бистәсендә тукталыш павильонына зыян китерүдә шикләнелә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, яшьләр пневматик коралдан атып, тукталыш павильонының пыялаларын ваткан. Бу хәл 19 ноябрьгә каршы төндә булган. Полицейскийлар аларны оператив-эзләү чаралары барышында ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot