news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейскийлар Татарстанда үсмерләр ни өчен наркоҗинаятьләр кылуы турында сөйләде

Үсмерләр тиз арада акча эшләргә һәм җәзадан котылып калырга өметләнеп наркотиклар белән бәйле җинаятьләр кылырга мөмкин. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция полковнигы Павел Фоминых Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Хәзерге интернет-ресурслар һәм программалар наркотиклар бизнесын оештыручыларга, анонимлыкны саклап, балигъ булмаганнар арасыннан наркотик сатучылар ялларга мөмкинлек бирә. Бу исә үсмерләрдә безне җәзага тартмаячаклар дигән ялгыш фикер формалаштыра», – дип сөйләде полиция хезмәткәре.

Павел Фоминых шулай ук наркотик сату өчен интернет-кибетләр оештыручыларның үсмерләргә еш кына җаваплылыктан ничек качарга кирәклеген өйрәтүен билгеләп үтте. Әмма мондый юл белән җаваплылыктан котылып булмый, чөнки хокук саклау органнарының шундый схемаларны ачыклау ысуллары бар.

«Суд практикасын анализлау күрсәткәнчә, җинаять эшләрен судта карау нәтиҗәсендә еш кына төрмә җәзасы билгеләнә. Чөнки наркотиклар сату аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә», – дип билгеләп үтте Фоминых.

Ел башыннан Татарстанда наркотиклар белән бәйле җинаятьләргә җәлеп ителгән 26 бала тоткарланган. Аларның бары тик дүртесе генә җинаять җаваплылыгына тарту яшенә җитмәгән, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot