Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан полицейскийлары 22 яшьлек мигрантта 24 төргәк мефедрон тапкан
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе 22 яшьлек чит ил кешесен тикшергән вакытта төшерелгән видео урнаштырды. Полицейскийлар егетне Совет районындагы бакчачылык ширкәтләренең берсендә наркотик яшергән вакытта тоткан. Хокук сакчылары мигрантның оекбашларын салдыргач, аларның эчендә тыелган матдә салынган 24 төргәк табып алган.
Экспертиза төргәкләрдә гомуми авырлыгы 60 грамм чамасы тәшкил иткән мефедрон булуын ачыклаган. Наркотикларның законсыз әйләнеше турында җинаять эше кузгатылган. Егет сак астына алынган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз