Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Покрау көне быел беренче тапкыр концерт форматында узачак
Җырчы Вадим Захаров Покрау концертында аулак өйдәге бабай образында чыгыш ясарга тиеш булган.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Алена Низамова). 14 октябрь — Покрау көнен керәшен яшьләре яңа форматта бәйрәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алексей Дмитриев хәбәр итте.
«Элек Покрау кичендә яшьләр аулак өйләргә утырмаларга җыела торган булган. Без бу йоланы саклап, заманчалаштырырга булдык — Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына концертка җыелабыз», — дип хәбәр итте ул.
«Безнең максат — яшь, өметле керәшен артистларын күрсәтү. Мисал өчен, Тукай районыннан килгән төркем беренче тапкыр Казан сәхнәсендә чыгыш ясый. Ә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров сәхнәгә бөтенләй көтелмәгән образда чыгасы, моңарчы күрсәтмәгән сәләтен күрсәтәсе иде, авырып китте, килә алмый», — дип сөйләде Алексей.
Концертта «Кряшен чибяре-2016» Татьяна Ефремова, балет артисты Владислав Уткин, «NOVA», «ВВВ», «Тумар» төркемнәре һәм керәшеннәрнең КВН җыелма командалары чыгышлары көтелә. Керү ирекле.
Чараны «Бәрәкәт» керәшен яшьләре үзәге оештыра.
Рус халкында православ христианнар Покрауны (праздник Покрова Пресвятой Богородицы) Алла Анасының зур бәладән бөркәве белән каплап коткарган хөрмәткә бәйрәм итә. Керәшеннәрдә Изге Марияның Бөркәнчегенә багышланган көн, мәҗүсилектән калган йолалар белән баетылып, көзнең кышка авышкан көне, уңыш бәйрәме, ярминкәләр, туйлар вакытының башы итеп уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз