news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген урыны белән яшенле яңгырлар явачак

26 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән көндез көчле явым-төшем булуы ихтимал. Кайбер районнарда яшен, боз булыр дип фаразлана.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю көтелә – секундына 15-20 м.

Төнлә температура +11...+ 16 градус булачак, көндез +18...+ 23 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot