news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә 71 яшьлек хатын-кыз янып үлгән

Бөгелмәдә 71 яшьлек хатын-кыз янып үлгән

Бөгелмәдәге фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды. «Татар-информ» агентлыгы 16 майда Дмитрий Фурманов тыкрыгындагы 1нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, агачтан салынган йорт тулысынча янып беткән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 71 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

«Янгында әбием – әтиемнең әнисе һәлак булды. Абыем йорт-җирсез, документларсыз һәм бер әйберсез калды», - дип сөйләде һәлак булучының туганы.

news_right_1
news_right_2
news_bot