news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Поездларга алдан билет сату вакыты 90 көнгә кадәр арттырыла

Башка илләргә баручы поездларга билет сату 60 тәүлек кала.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). 10 декабрьдә поездларга алдан билет сату вакыты 90 көнгә, ягъни өч айга кадәр арттырылды. Шулай ук бүгенге көннән 2017-2018 елларга поездлар хәрәкәтенең яңа расписаниесе гамәлгә керде. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк, башка илләргә баручы поездларга билетлар элеккечә, 60 тәүлек кала, ягъни ике ай алдан сатыла. Бу хакта Россия тимер юллары хәбәр итә, дип җиткерә “Российская газета”.

Компания планнарында шулай ук Россия поездларына 120 тәүлек, ягъни дүрт ай алдан сату да бар. Тик бу инде 2018 елда булыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot