news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Поездларда укучылар һәм студентлар өчен ташламалар бу уку елы ахырына кадәр саклана

Аларга юл йөрү документлары белешмә һәм студент билеты нигезендә рәсмиләштерелә

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен тимер юл транспортында ташламалар 2009/2010 уку елы ахырына кадәр сакланачак. “Россия тимер юллары” Директорлар советы шул хакта карар кабул итте, дип хәбәр итә компаниянең рәсми сайты.

1 гыйнвардан 15 июньгә кадәр шәһәр яны поездларында ярты бәясенә йөрү хокукыннан башлангыч һөнәри, урта һөнәри һәм югары һөнәри белем учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә белем алучы студентлар файдалана алачак. Мәктәп укучылары өчен шушы чорда шәһәр яны проездларында гына түгел, ерак араларга йөрүче поездларда да 50 процентлы ташлама гамәлдә булачак.

Укучылар һәм студентларга юл йөрү документлары белешмә һәм студент билеты нигезендә рәсмиләштерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot