news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Поездлардагы плацкарт вагоннарда йөрү бәясе декабрьдән 10 процентка артырга мөмкин

Ерак араларга йөри торган поездларда плацкарт һәм гомуми вагонда йөрү бәяләре 2023 елның 1 декабреннән 10,75 процентка артачак. Бу хакта Россиянең Икътисади үсеш министрлыгының 2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлы чорына социаль-фаразында әйтелә. «Известия» шул хакта яза.

2025 елның 1 гыйнварыннан тарифны тагын 7,5 проценткака, 2026 елның 1 гыйнварыннан 7,3 процентка индексацияләү планлаштырыла.

Материалларда аныкланганча, йөк ташулар белән ерак юлларга пассажирларны йөртү инфраструктурасы хезмәтләрен субсидияләүне этаплап киметү максаты белән тарифларны алдан индексацияләү тәкъдим ителә.

2023 елның 1 гыйнварында пассажирларны плацкарт һәм гомуми вагонда йөртүгә тимер юл тарифлары 8,1 процентка арткан иде. 2022 елда тарифларны шулай ук ике тапкыр индексацияләделәр – 2022 елның 1 гыйнварында алар 4,3 процентка, ә октябрьдә 6,5 процентка күтәрелде. 2021 елга кадәр тарифлар елга бер индексацияләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100