Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче Рәүф Низаметдиновка «Россия волонтерына» медале тапшырылды
Чаллыда яшәүче Рәүф Низаметдинов һава-десант гаскәрләре тормышында актив катнашканы һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләрне матди чаралар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен «Россия волонтерына» медале белән бүләкләнде.
Рәүф Низаметдиновка әлеге бүләкне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды, бу аның өчен дә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче барлык активистлар өчен дә үзенчәлекле вакыйга, дип билгеләп үтте.
Рәүф Низаметдинов волонтерлык эшчәнлеге белән 2022 елдан бирле шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә ул махсус хәрби операция зонасына 30 тапкыр барган, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына, Запорожье өлкәсенә шеф ярдәме китергән.
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
Волонтерның хатыны Лариса Низаметдинова ире белән горурлана һәм аңа булышлык күрсәтә: әйберләр җыя, сәфәрләргә әзерли. Рәүф Низаметдинов билгеләп үткәнчә, аның өчен иң яхшы бүләк – хатынының мәхәббәте һәм ярдәме.
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без катлаулы чорның җәмгыятебезне ничек берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.
Материал Эльмира Гайнутдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз