news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Поезд вагоннарында пассажирлар утыртуның вакытлыча схемасы 28 майга кадәр озайтылды

Купе, плацкарт вагоннарда һәм утыру урыннары булган вагоннарда утырту схемасы вакытлыча чара булып тора.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Ерак араларга йөрүче поезд вагоннарында пассажирлар утыртуның вакытлыча схемасы 28 майга кадәр озайтылды. Бу хакта Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта поездларның барлык вагоннарында утырту схемасы вакытлыча чара булып тора, ул пассажирларга кирәкле социаль дистанцияне үтәргә мөмкинлек бирәчәк», – диелә хәбәрдә.

Әйтик, купеда икедән, плацкарт вагоннарда бер бүлектә өчтән дә артык кеше утыра алмый. Әгәр пассажирлар гаилә белән яки бер заказда дүрт һәм аннан да күбрәк пассажир өчен урыннар рәсмиләштерелсә, аларга утырту кагыйдәләре кагылмый.

Ике урынлы рәттә пассажир тәрәзә янында, өч урынлы рәт булган вагонда — бер пассажир тәрәзә янында һәм берсе – керү юлы ягында утыра. Урта рәт буш кала. Гаиләсе белән сәяхәт итүче пассажирларга күрше утыргычларда урнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Утыртуның яңа схемасы кассаларда һәм интернет аша билетларны рәсмиләштергәндә кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot