news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Җиңү поезды» Казанга 8 мартта килеп җитәчәк

«Җиңү поезды» Казанга 8 мартта килеп җитәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

8-10 мартта Казанда «Җиңү поезды» экспозициясе эшләячәк, анда Бөек Ватан сугышы образлары белән бәйле инсталляцияләр тәкъдим ителгән. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«„Җиңү поезды» күргәзмәсе 8-10 мартта «Казан-1» тимер юл вокзалында урнашачак. Ул 10.00 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр эшли. Теләгән һәркемне әлеге уникаль экспозиция белән танышырга чакырабыз. Вагоннарда Бөек Ватан сугышы чоры картиналары яңадан торгызылган», - дип сөйләде ул.

Күргәзмәгә килү өчен поездпобеды.рф сайтында заявка калдырырга кирәк. Соңрак, 11-14 мартта, экспозиция белән Чаллы тамашачылары таныша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot