news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Поезд һәм автобусларда җәнҗал куптаручыларның кара исемлеген төзергә тәкъдим иттеләр

“Аэрофлот” компаниясе соңгы 7-8 елда 10 меңләп кешене кара исемлеккә керткән.

Поезд һәм автобусларда җәнҗал куптаручыларның кара исемлеген төзергә тәкъдим иттеләр
Рамиль Гали

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе тимер юлларда һәм еракка баручы автобусларда кара исемлек кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” җиткерә.

RT хәбәр итүенчә, тиешле документ Транспорт һәм төзелеш буенча Дәүләт Думасы комитетына юлланган. Исемлекләр билет алганда, паспорт күрсәтелүче маршрутларга кертергә тәкъдим ителә. Закондагы чаралар, шулай иткәндә, пассажирларны тәртип бозудан тыячак, дип фаразлана. Реестр авиаташучылар арасында да гамәлдә булачак.

“Аэрофлот” компаниясе соңгы 7-8 елда 10 меңләп кешене кара исемлеккә керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot