Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кыш бабай поезды Казанга 14 декабрьдә килә
Кыш Бабай поезды Казанга 14 декабрьдә килер дип көтелә. Бу кышта ул Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан барлыгы 11 шәһәрдә тукталачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.
«Бу – Горький магистралендә әлеге состав йөри башлаганнан бирле рекордлы сандагы тукталыш», – диелә хәбәрдә.
Быел Кыш бабай поезды Россия буенча алтынчы сәяхәтенә кузгала, ул 8 ноябрьдә Бөек Устюгта башлана һәм 63 көн дәвам итәчәк. Поезд барлыгы 24 мең чакрымга якын юл үтәчәк һәм 65 шәһәрдә булачак.
«Кыш бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция, аның алдында – паровоз, ә составта кышкы тылсымчы белән очрашу өчен салон-кабул итү бүлмәсе, уеннар һәм квестлар өчен әкият авылы һәм Кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сувенирлар кибете, чәй эчү өчен ресторан һәм буфет урнашкан», – дип сөйләде Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский.
Поезд тукталыш ясаган һәр шәһәр вокзалында артистлар катнашында балалар өчен анимацион программа оештырылачак.
Кыш бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә юлга чыкты. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган һәм 128 мең чакрымнан артык юл үткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз