Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Поезд билетларын хәзер мобиль җайланмалар ярдәмендә дә рәсмиләштереп була
Пассажирларга бу эштә мобиль җайланмалар өчен махсус эшләнгән түләүсез программа ярдәм итәчәк
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). 24 гыйнвардан бирле пассажирлар ерак араларга йөрүче поезд билетларын смартфоннар, планшетниклар ярдәмендә дә рәсмиләштерә ала. Бу эштә аларга мобиль җайланмалар өчен махсус эшләнгән түләүсез программа ярдәмгә килә. Билет сатып алуда ярдәмче булган “Тимер юл билетлары” (“ЖД Билеты”) программасын “Универсаль финанс системасы” җәмгыяте эшләгән.
Әлеге программа, беренче чиратта, сәяхәт итәргә яратучылар уңайлыгы өчен уйланылган. Программаны iOS яки Android операция системалары урнаштырылган мобиль җайланмаларга урнаштырган пассажирлар һәр төрле урында үзләренә җайлы вакытта поездлар расписание белән таныша, билетка заказ бирә ала яки банк картасы белән түләп билет рәсмиләштерә ала. Шул юл белән алынган электрон билет пассажирның электрон почта адресына җибәрелә.
Бу программа пассажирга шәхси кабинетына кереп, электрон теркәлү узу мөмкинлеге дә бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз