news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Поезд астында калып һәлак булган кызны Казанда якшәмбе көнне җирлиләр

8 яшьлек кыз бала Татарстанның Яшел Үзән районында кичә кич үлгән.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Поезд астында калып һәлак булган кызны якшәмбе көнне Казанда Арча зиратында җирлиләр.

Алдан “Татар-информ” агентлыгы кичә кич Татарстанның Яшел Үзән районында фаҗига булуы турында хәбәр иткән иде.

Казаннан Мәскәүгә хәрәкәт итүче поезд 25 яшьлек ир-атны һәм 8 яшьлек кыз баланы бәрдергән. Алынган тән җәрәхәтләреннән ир-ат һәм кыз урында ук һәлак булган.

Туганнары һәм якыннары, шулай ук кыз уйнаган волейбол командасы мәрхүм белән хушлашырга киләчәк.

"Татар-информ"да Идел буе транспортта тикшерү комитетында Татарстанда тимер юлдагы фаҗига суицид түгел, дип белдерделәр дигән хәбәр чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100