Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадан Татарстан шефлыкка алган территорияләргә гуманитар ярдәм озаттылар
Кичә Түбән Камадан махсус хәрби операция башланганнан бирле 102нче гуманитар конвойны Татарстан шефлыкка алган территорияләргә озаттылар. 12 тоннадан артык йөк 3,5 миллион сумлык 70тән позицияне үз эченә ала.
Барлык әйберләр (төзелеш материаллары һәм инструментлары, эчәргә яраклы су, көнкүреш кирәк-яраклары) Лисичанск халкы соравы буенча җыелган. Бу ярдәм Татарстан шефлыкка алган территорияләрдә яшәүчеләргә йортларын торгызырга һәм тыныч тормышка кайтырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, конвой составында көнкүреш әйберләре, техника өчен запас частьләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен инструментлар тутырылган посылкалар да бар. Гуманитар ярдәмне Луганск һәм Херсон өлкәләренә җибәрәчәкләр.

Гуманитар ярдәм волонтерлар, битараф булмаган шәһәр халкы, предприятиеләр, кече һәм урта бизнес вәкилләренең актив ярдәме белән җыелды. Махсус хәрби операция башланганнан бирле түбәнкамалылар гомуми авырлыгы 2100 тонна тәшкил иткән 143 машина җибәргән инде.
Фотолар: Татарстанның Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз