news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хабаровск яшьләре Путинның туган көнен билгеләп үтә – видео

Хабаровск яшьләре Россия Президенты Владимир Путинның туган көнен билгеләп үтә. Куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина «Макс»тагы каналында шуның кадрларын урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, бер төркем яшьләр кафеда дәүләт башлыгының картон фигурасы янәшәсендә өстәл янында утыра. Яшьләр Ирина Аллегрованың «С днем рождения» җырын башкара һәм Президентны тәбрик итә.

Бүген Владимир Путинга 74 яшь тулды. Президент 1952 елның 7 октябрендә Ленинградта туган.

Видео: Екатерина Мизулинаның «Макс»тагы каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot