Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда үсмерләр кешеләргә һәм автомобильләргә аткан – полиция тикшерү үткәрә
Шаһитлар социаль челтәрләрдә Казанның Көньяк-Көнбатыш урамындагы клиника янында утлы коралдан атулары турында хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, ике үсмер каршыдагы торак йорт тәрәзәсеннән аткан. Нәтиҗәдә, узып баручыларның берсе җәрәхәтләнгән – пуля аның яңагына тигән, аңа табиблар беренче ярдәм күрсәткән. Моннан тыш, клиника пациентларының парковкадагы машиналарына зыян килгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, әлеге хәлнең барлык шартлары һәм үсмерләрнең шәхесләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законнар нигезендә тиешле карар кабул ителәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз