news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аслыбызга кайту» реалити-тамашасының икенче сезоны геройлары яшүсмерләр булачак

«Күп милләтле Россия» конкурсының иң яхшы телепроекты дәвам итә – «Асылыбызга кайту» татарча реалити-тамашасының икенче сезоны эфирга чыкты.

Беренче сезон узган елның ноябрендә башланган иде. Ул чагында проектта күп балалы әни һәм Казан заводы генераль директоры ярдәмчесе Динара Нигъмәтуллина һәм Балтач районыннан блогер, «Татар кызы-2018» бәйгесендә җиңгән Гүзәл Габидуллина катнашты. Кызлар зур булмаган авылда һәм зур мегаполиста традицияләр һәм мәдәниятнең ничек саклануын күрү өчен берничә көнгә урыннарын алыштырды.

Реалити-тамашаны «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республика халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашыра.

Фото: © «Асылыбызга кайту» татарча реалити-тамашасы матбугат хезмәте

Проект «Татмедиа» агентлыгы оештырган «Күп милләтле Россия – 2025» Бөтенроссия конкурсында җиңде һәм «Евразия тавышы-2025» бәйгесендә Дагыстан Республикасы Мәгълүмат һәм матбугат агентлыгының махсус бүләген алды. Беренче сезон уңыш казанганнан соң аны төшерүне дәвам итәргә карар кылдылар. Яңа сезонны җәй көне төшерделәр, ә премьера 22 ноябрьдә була.

Икенче сезонда төп рольләрне Казанның яшь актеры Мостафа һәм Саба районыннан яшь футболчы Инсаф башкарды. Аларга бер-берсенең хоббиен һәм яшәү рәвешен сынап карарга, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы тоярга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot