Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсе Кышлау авылында балаларга исламның рухи кыйммәтләре турында сөйләделәр
Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Юрга муниципаль округының Кышлау авылындагы «Кышлау нуры» мәчетендә булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь кунакларны имам-хатыйп Зариф хәзрәт Фәйзуллин җылы каршы алды һәм балалар өчен җентекле экскурсия үткәрде. Ул мәчет төзелеше тарихы, бинаның архитектура үзенчәлекләре һәм аның җирле мөселман җәмгыяте тормышындагы роле турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Балалар мәчетнең эчке бизәлешен күреп кенә калмады, имамга исламның дини традицияләре һәм рухи кыйммәтләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде.
Мондый очрашулар төбәкнең мәдәни күптөрлелегенә хөрмәт тәрбияләүгә һәм милләтара диалогны ныгытуга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз