news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Подольскидагы Wildberries складында пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан

Подольск шәһәренең «Коледино» индустриаль паркы территориясендә урнашкан Wildberries складында янгын чыккан. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, һөҗүм вакытында хезмәткәрләр яшеренү урынына төшкән, беркем дә зыян күрмәгән.

Узган төндә Мәскәү өлкәсендә дошманның 187 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу төбәккә иң массакүләм һөҗүмнәрнең берсе булды, дип өстәде Мәскәү өлкәсе губернаторы.

18 июльдә Украина Кораллы көчләре Wildberries маркетплейсы логистик үзәкләренә пилотсыз очкычлар ярдәмендә һөҗүм итәргә кереште. Электросталь, Котовск, Воронеж, Краснодар, Невинномысск һәм башка комплекслар шундый һөҗүмгә эләккән.

31 июльдә Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев логистик үзәккә пилотсыз очкыч һөҗүмен кире кагу турында хәбәр итте. Пилотсыз очкыч ватыклары төшү нәтиҗәсендә инфраструктура һәм торак секторы объектларына да, кешеләргә дә зыян килмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot