Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Подольскида яшь мөселманнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясады
Подольск шәһәре мөселман җәмгыяте мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы бүләкләр әзерләде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан балалар 80 окоп шәме ясады, алар хәрбиләргә кыр шартларында ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әзерләнгән шәмнәр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү җирле үзәгенә тапшырылды, аннан аларны солдатларга махсус операция зонасына җибәрәчәкләр.
«Без балаларның ислам традицияләре һәм кыйммәтләре турында белем алу белән буыннар элемтәсен ныгытучы һәм аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче патриотик инициативаларда актив катнашулары белән горурланабыз. Патриотик тәрбия бирү һәм Россия тарихын өйрәнү — безнең мәктәптә мәгърифәтчелек программасының аерылгысыз өлеше. Балалар зур энтузиазм һәм үз эшләренең мөһимлеген аңлап, аларның хезмәте безнең батыр яклаучыларыбызны җылытырга һәм аларга ярдәм итәчәген аңлап, шәмнәр ясады. Мондый акцияләр балаларны шәфкатьлелеккә һәм җаваплылыкка өйрәтә, шулай ук барыбызга да авыр вакытларда бердәмлек һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искәртә, — дип билгеләп үтте Мәскәү өлкәсе мөселмнанары Диния нәзарәтенең фәнни-мәгариф эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Искәндәр Холов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз