news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды

Татарстанда IX «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды: анда республиканың барлык төбәкләрендә яшәүче ветераннар 11 номинациядә (вокалдан алып нәфис сүзгә кадәр) сәхнәгә чыгачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан ветераннары арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале өлкән буын кешеләренең социаль активлыгын арттыруга, аларны мәдәни һәм иҗат тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс программасында хор һәм вокаль-инструменталь коллективлар, инструменталь ансамбльләр, хореографик төркемнәр, шулай ук төрле жанрдагы солистлар һәм нәфис сүз осталары катнашачак.

IX фестивальне уздыру һәм оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 10008,0 мең сум акча бүлеп бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot