Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сайлауда «Бердәм Россия»не хуплаучылар саны 2020 елга караганда 13 процентка арткан
Өч көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә, «Бердәм Россия» илдәге иң зур сәяси көч статусын раслады. Бу хакта партиянең генераль советы секретаре Владимир Якушев ТАСС агентлыгында Бердәм тавыш бирү көне-2025 нәтиҗәләренә багышланган брифингта белдерде. Аның сүзләрен партиянең матбугат хезмәте китерә.
Ул билгеләп үткәнчә, партия төбәкләрнең югары вазифаи затлары постларына 19 кандидатны тәкъдим итте, тагын бер кандидатны – Чувашия башлыгы Олег Николаевны – хуплады. Ненец автономияле округында губернаторны закон чыгару җыены сайлады, һәм сайланган башлык шулай ук «Бердәм Россия» ярдәме белән тәкъдим ителде.
Якушев сүзләренчә, закон чыгару җыеннарына 11 кампания уздырылган, 464 мандат алмаштырылган. «Бердәм Россия» аларның якынча 380ен алган. Административ үзәкләрдә 25 кампания узган, аларда 934 мандат бүленгән. Якынча мәгълүматлар нигезендә, партия аларның 729ын алачак.
Генераль совет секретаре ассызыклаганча, «Бердәм Россия»дән кандидатларга, бигрәк тә губернатор вазифаларына тәкъдим ителүчеләргә төбәкләрдә югары теләктәшлек белдергәннәр.
Сайлаучыларның иң күп тавышын Рөстәм Миңнеханов җыйды, ул Татарстанда кампаниядә дүртенче тапкыр катнашты, дип билгеләп үтте Якушев. Аның сүзләренчә, шулай ук Курск өлкәсе, Краснодар һәм Ленинград крайлары, Оренбург өлкәсе губернаторларына да теләктәшлек күрсәтүчеләр саны югары булган.
Ул хәбәр иткәнчә, закон чыгару җыеннарына сайлауларда исемлекләр буенча партиягә теләктәшлек күрсәтүчеләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 13 процентка арткан. Ул вакытта «Бердәм Россия» мандатларның гомуми саныннан 73,9 процентын алган булса, быел 82 процентын диярлек алды. Партия исемлеге буенча уртача күрсәткеч 2020 елда 47,6 процент тәшкил иткән, ә 2025 елда 60,6 процентка кадәр арткан.
Якынча мәгълүматларга караганда, кампаниядә җиңүчеләр арасында 837 махсус хәрби операция катнашучысы бар. Соңгы нәтиҗәләр буенча аларның саны узган ел (312 кеше) белән чагыштырганда күбрәк булачак, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз