Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа янында җиңел автомобиль комбайнга бәрелгән
Башкортстанның Уфа районында комбайн катнашында авария булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Кичә кичке 11ләр тирәсендә Уфа - Чишмә трассасында Toyota Land Cruiser 200 автомобиленең 43 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм юл читендә торган ашлык суктыру комбайнына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган, аны хастаханәгә озатканнар.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Юл һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Шул ук вакытта, социаль челтәрләрдә авыл хуҗалыгы техникасын юл читендә көндез үк күрүләре турында хәбәр итәләр. Янәшәдә бернинди кисәтү билгеләре дә юк, дип раслый машина йөртүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз