Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районында сәүдәгәр Ушковлар училищесының реставрацияләнгән бинасы ачыла
Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанның Менделеевск районы Яңа Кокшан авылында реставрациядән соң 1874 елда сәүдәгәр Ушковлар тарафыннан салынган һөнәр училищесының тарихи бинасы ачыла.
Фото: Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте
Төзекләндерү эшләре 2025 елда башланган, реставрациягә республика бюджетыннан 40 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Һөнәр училищесы бинасының тарихы хәзерге Менделеевск районы территориясендә сәнәгать үсеше белән бәйле. 1850 елда Ушковлар хромпик, күкерт кислотасы һәм башка химик продукция чыгара торган Кокшан химия заводына нигез салган. Предприятиене ачу төбәктә сәнәгать производствосы барлыкка килүнең мөһим этапларыннан берсе булды.
Фото: Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз