news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында бакчачылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтиме-юкмы икәнен тикшерәләр

Казан янында бакчачылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтиме-юкмы икәнен тикшерәләр

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Казан янындагы бакчачылык җәмгыятьләрендә рейд үткәрде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Чараның максаты - учак ягу һәм чүп-чар яндыруга юл куймау. Рейдка Яшел Үзән районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре җәлеп ителде.

«Янгынга каршы махсус режим 11 майда тәмамланды, әмма саклык чараларын элеккечә үк аеруча җентекләп үтәргә кирәк», - дип кисәтә бакчачыларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot