news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Әлмәт районында ишегалларын ремонтлау өчен ярты миллиард сумга якын акча тотылачак

Быел Әлмәт районында ишегалларын ремонтлау өчен ярты миллиард сумга якын акча тотылачак
Фото: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте

2026 елда Татарстанның Әлмәт районында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Агымдагы сезонда комплекслы төзекләндерү эшләре 24 ишегалды территориясен үз эченә алачак, моңа Татарстан Республикасы бюджетыннан 486 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Әлмәт районында 351 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән, бу халыкның тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек биргән.

Программа кысаларында алты төрле эш (ишегалды территорияләренә асфальт җәю, яктырткычлар урнаштыру, балалар һәм спорт элементларын монтажлау, контейнер мәйданчыкларын әзерләү, шулай ук кече архитектура формаларын монтажлау) башкару каралган.

Моннан тыш, районның ике ишегалдында футбол һәм өстәл теннисы элементларын берләштергән, яшьләр һәм актив яшәү рәвешен яратучылар арасында популярлык казанган заманча спорт төре – текбол уйнау өчен өстәлләр кую күздә тотыла.

Программа шулай ук ишегалды аралашу культурасын үстерүгә дә ярдәм итә. Традицион «Күрше» фестивале кысаларында яңартылган киңлекләрдә бәйрәм вакыйгалары һәм иҗади очрашулар үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot